Категория
Другие предметы, опубликовано 09.01.2019 16:01

Мой первый учитель по узбекского языку

Ответы

Ответ
Ответ оставил: Гость
Каждый народ имеет свой язык
Ответ
Ответ оставил: Гость
АБИГАТЬ КАНУННАРЫНА КАРШЫ КИЛМИЧӘ ЯШИК
Их, яшисе иде озак, мәңге. . .
Табигатьтән башка үле без.

Мин үземнең авылда яшәвем белән горурланам. Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без - гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор, ” - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

"Коенып үскән су буе,

Шылт та итми як - якта

Яшәргә риза мин монда

Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере буе шәһәрдә яшәгән, әмма туган авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә – гомумән авылның гүзәл табигатенә гашыйк булган язучы Сибгат Хәким.

Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз, суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар дөньясы.

Без шул табигатьтә яшибез. Без барыбыз да - табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Кызганычка каршы саклап бетерә генә алмыйбыз шул.

ХХI нче гасырга без глобаль экологик проблемалар белән бергә кердек. Кеше үзен табигатьнең хуҗасыдай тоеп табигатькә каршы чыкса да, бүген ул үзен табигатьнең бер кисәкчеге икәнен ниһаять таныды. Табигать шулкадәр камил система - анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Бары табигать белән бер гармониядә яшәү, аның кануннарына буйсыну гына кешелек цивилизациясен саклап калуның бердәнбер юлы булачак.

Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен истә тотып, без шул афәтләргә каршы күтәрелергә тиешбез.

Татарстан җирендә ифрат зур үзгәрешләр хасил булды. Татар нефте илне туйдыра, кешене галәмгә алып чыга, «Канатларын җилпеп бөркеттәй, краннарын изәп биеклеккә, Түбән Кама шәһәре балкый» , аның белән ярышка Чаллы каласы чыга. Юлына ясалма буа күтәртеп, күпер салынган Чулман елгасы үләнле болыннарын, кара урманнарны, уңдырышлы җирләрне мәңгегә үз астында, су эчендә калдыра. Сандугач, кәккүк тавышларын машина гүләве алыштыра. Хәйләкәр төлке дә йомшак якаларда, затлы бүрекләрдә генә «яши» .

Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!

Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең — синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!
Ответ
Ответ оставил: Гость
В Англии распространен бокс
Ответ
Ответ оставил: Гость
Мені дуже подобається спорт.Я є фанатом багатьох ігор.Але найбільш мені подобається футбол.Це дуже цікава ігра, в якій брати участь може кожен.
Я граю в футбол кожен день разом з друзями.Мене задовольняє не тільки те що тут можна побігати,але й те що я можу цікаво провести свій час разом із друзями.


Другие вопросы по другим предметам

✅ Ответов: 2 на вопрос по другим предметам: Мой первый учитель по узбекского языку... ты найдешь на сайте. Также ты можешь добавить свой вариант ответа, если считаешь, что он не верен или твой ответ более полный. Пожалуйста, добавляй только правильные ответы.
Вконтакте Youtube